Шәхси хуҗалыкта үстерелгән продукция сатудан алынган керем нормативын арттырырга телиләр
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкта үстерелгән җимеш һәм продукция сатудан алынган чиста керем нормативын аена бер сутые өчен 385 сумнан 421,1 сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр.
ТР Министрлар Кабинетының карар проекты республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, 28 апрельгә кадәр ул коррупциягә каршы экспертиза узачак.
«Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкта бер сутый җир мәйданында үстерелгән җимеш һәм продукция сатудан алынган чиста керем нормативын аена 421,1 сум күләмендә билгеләргә», - диелә документ проектында.
Моннан алдагы норматив 2022 елның 18 маенда расланган иде. Әлеге күрсәткеч социаль ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алына, аны исәпләгәндә гражданнарның кереме мөһим. Аерым алганда, бу гаиләнең аз керемлеләр категориясенә керәме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен кирәк.