Әлмәт янында җиңел автомобиль автокранга бәрелгән, йөртүчесе хастаханәдә
Татарстанда «Лада» автомобиле һәм автокран катнашындагы юл һәлакәтендә җиңел машинаның йөртүчесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте.
Әлмәт – Лениногорск трассасының 45нче километрында «Лада» зур тизлектә КАМАЗ машинасының кузовына килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең 42 яшьлек йөртүчесе төрле җәрәхәтләр алган, аны Әлмәттәге хастаханәгә озатканнар.