Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Новости за 21.06.2023

Корбан гаете алдыннан Чүпрәледә төзекләндерелүдән соң мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында «Ихлас» мәчете төзекләндерелүдән соң ачылды. Олуг Корбан гаете алдыннан әлеге күркәм вакыйганы хөрмәтләп, чүпрәлеләрнең сөенечен бүлешергә күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иганәчеләр кайтты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстан туристлар арасында популярлык ягыннан Санкт-Петербургны куып җитеп килә

Tatar-inform.tatar 

Tele2 2023 елның биш аенда big data геоаналитик платформасы ярдәмендә туристлар активлыгын анализлаган. Туристлар күбрәк Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Татарстанны сайлый икән. Килү максаты, нигездә, классик туризм, эшлекле сәяхәтләр, туганнарга һәм дини-мәдәни объектларга бару. Гомумән алганда, туристлар трафигы күләме бер елда 7,7 процентка арткан.

Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы башлыгы көмеш медальнең укырга кергәндә ничә балл бирүен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Югары уку йортларына кергәндә көмеш медаль абитуриентка икедән өчкә кадәр өстәмә балл бирәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «РИА Новости»га биргән интервьюсында сөйләде.

Читать дальше...

Эшләүче әниләргә бала караган өчен түләүләрне саклау турында төзәтмәләр әзерләнгән

Tatar-inform.tatar 

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вакытыннан алда эшкә чыккан әниләр өчен иминият түләүләрен күздә тоткан төзәтмәләр әзерләгән. Мондый йөкләмәне элегрәк Россия Президенты Владимир Путин биргән иде. Документ проекты буенча, түләүләр балага 1,5 яшь тулганчы саклана.

Читать дальше...

Илдар Абдразаков беренче тапкыр Үзбәкстанда чыгыш ясаган

Tatar-inform.tatar 

Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков беренче тапкыр Үзбәкстанга килгән. Артист бүген Ташкентта Алишер Навои исемендәге Зур театрда Россиянең атказанган артисты, дирижер Денис Власенко җитәкчелегендәге Симфоник оркестр белән чыгыш ясады.

Читать дальше...



Путин Россия гаскәрләрен заманча ракета системалары белән коралландыру турында белдерде

Tatar-inform.tatar 

Россия гаскәрләрен гипертавышлы Авангард заманча ракета системалары белән коралландыра башладылар, дип белдерде Президент Владимир Путин югары хәрби уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашуда. Хәзер Россия Федерациясе армиясенә үсеш алырга һәм хәрби бурычларны хәл итәргә кирәк, диде ул. Очрашуны Кремльнең телеграм-каналы турыдан-туры күрсәтте.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Татарстан халыклары мәдәниятен саклауга багышланган бәйге җиңүчеләрен котлады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучы ветераннар» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Республика җитәкчелеге исеменнән конкурс лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы шулай ук җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең яңа үзәгенә баруы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең рухи, белем тарату һәм православие динендәгеләрнең изге урыннарына бәйле үзәгендә (Многофункциональный духовно-просветительский и паломнический центр Казанской епархии) булды. Ул яңартылган биналарны, дин тотучылар өчен аш-су бүлмәсен, актлар залын һәм кунак бүлмәләрен карады. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров озатып йөрде.

Читать дальше...

Миңнеханов Казан епархиясенең яңа ачылган рухи-мәгърифәтчелек һәм зиярәт кылу үзәгендә булды

Azatliq.org 

Митрополит Кирилл яңа үзәк рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм христиан традицияләрен тарату өчен хезмәт итәчәк, правослауларның зиярәт итүен яңадан торгызырга һәм үстерергә булышачак дигән.

Татар ахуны Габделсамат Шәһидуллин турында китап чыгачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә тарихчы, педагог, фәнни хезмәткәр Рәшид Амишов белән очрашты. Яшь галим мөфти хәзрәткә басмага әзерләнүче яңа китабын күрсәтте, ул күренекле мөселман дин әһеле, ахун, мөхтәсиб Габделсамат Шәрәфетдин улы Шәһидуллинның (1866-1928) тормыш юлын өйрәнүгә багышланган.

Читать дальше...

Хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм итә торган социаль проектларга грант биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар конкурсында быел «Хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү» дигән яңа номинация барлыкка килде. Яңа номинация кертү турында Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров «Татар-информ» матбугат конференциясендә сөйләде.

Читать дальше...

Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте татар шигырен сәнгатьле укучылар бәйгесе оештырды

Tatar-inform.tatar 

18 июньдә Мордовиянең Ләмберә авылының «Алмаз» Мәдәни үзәгендә I «Шигырь бәйрәме» татар шигырен сәнгатьле укучылар бәйгесе узды. Аны Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте Мордовия Мөселман хатын-кызлары берлеге һәм Ләмберә муниципаль районы ярдәмендә оештырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Июнь ахырына кадәр Татарстанда һава торышы нормадан өч-дүрт градуска салкынрак булачак

Tatar-inform.tatar 

Июнь ахырына кадәр Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге тараткан декада фаразында шул турыда белдерелә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Владимир Путин Татарстанда яшәүче гаиләне «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче Илдар һәм Гөлнур Рафиковларга «Ата-ана даны» ордены медале бирү турында боерык имзалады. Документ хокукый мәгълүмат тупланган рәсми порталда урнаштырылган.

Читать дальше...

Тинчурин театры директоры тамаша залында булачак үзгәрешләр турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов тамаша залында нинди үзгәрешләр булачагын әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде. 

Читать дальше...

Татарстанның дәүләт хезмәткәрләренә коммерция оешмалары белән идарә итәргә рөхсәт бирелде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре коммерция оешмалары белән бушлай нигездә идарә итүдә катнаша алачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы законны имзалады.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде






Осуждённому за наёмничество участнику СВО из Киргизии дадут убежище в России

Опубликован список запрещенных вещей на Параде Победы

Искусственный успех: как блогеры-миллионеры на самом деле заработали состояние

Специалист Власов заявил о важности вакцинации