Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Новости за 02.06.2023

Түбән Кама мэры яшьләрнең уникаль проектлары белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама Советлар йортында шәһәр мэры Рамил Муллинның «TatarCoder» цифрлы чишелешләр һәм программалаштыру буенча апрель хакатоны командалары белән очрашуы узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр итә.

Читать дальше...

Лениногорскидан мобилизацияләнгән хәрби бала тудыру йортыннан улын каршы алган

Tatar-inform.tatar 

Илмира Гареева

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Лениногорск районы хәрби хезмәткәре шәһәр бала тудыру йортыннан хатыны белән яңа туган улын каршы алды.

Малай 29 майда туган, авырлыгы 3500 грамм, буе 57 см. Хәрби улын чын ир-ат итеп, Ватанына патриотлык һәм мәхәббәт хисе белән тәрбияләргә җыенуын әйтте.

Искәртик, хәрби хезмәткәрләр мартта кыска вакытлы ялга кайта башлады. Россия Президенты Владимир Путин хәрбиләрнең ярты елга ике атна ял итәргә тиешлеген әйтте. Читать дальше...

Омск өлкәсендә балалар сабан туе узды

Tatar-inform.tatar 

https://tatar-congress.org/

Омск өлкәсендәге «Себер татары утары»нда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Сабантуй бәйрәме булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу бәйрәмне Үләнкүл урта мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе З.Рәшитова, Үләнкүл авыл мәдәният йорты белгечләре А.Моратова, Р.Рачапова, балалар бакчасы тәрбиячеләре Р.Нәүрүзова, Л.Дәүләтбагина оештырды. Бәйрәмдә «Мәрхәмәт» социаль яклау хәйрия фондыннан кунаклар бүләкләр алып килгән иде. Читать дальше...

Тосно шәһәрендә Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышланган искә алу кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

Ленинград өлкәсендәге Тосно шәһәр җирлегенең Ушакин ял итү һәм халык иҗаты үзәгендә бөек татар җырчысы һәм музыканты, ТАССР халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татарлар порталы хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәгариф министрлыгында «Ана теле» татар теле курсларының ябылуына аңлатма бирделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Ана теле» татар телен өйрәнү онлайн-мәктәпләрен ябу турында аңлатма бирделәр. Ведомство матбугат хезмәте аңлатканча, аны курсны эшләүчеләр тәкъдим иткән.

Читать дальше...

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Фәрит Фарисовны «Хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

https://avtonomiya.tatar/

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисовны Россия мөселманнарының югары бүләге белән бүләкләде. Бу хакта мохтариятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселман өммәтенә күпьеллык актив хезмәт итүе, милли традицияләрне һәм кыйммәтләрне популярлаштыруга, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте үсешенә зур өлеш кертүе өчен», диелгән Россия мөселманнарының дини лидеры карарында. Читать дальше...

Татарстанда резин покрышкалар складында янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

Бүген 17.35 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстанның Теләче районында резин покрышкалар складында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...



Сания Әхмәтҗанова: «Гаилә» китапханәсе - гаиләләрне язучылар белән очраштыру урыны булсын

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, педагог, җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова төзекләндерүдән соң ачылган Казанның 27нче «Гаилә» дип исемләнгән китапханәсе гаиләләрне язучылар белән очраштыру урыны булыр дип саный.

Читать дальше...

Россия мәгариф министры: 15 яшькәчә балаларга интернетта утырырга киңәш ителми

Tatar-inform.tatar 

Балаларга һәм 15 яшькәчә яшүсмерләргә интернет кулланырга һәм социаль челтәрләрдә утырырга киңәш ителми. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте. «Российская газета» шул хакта яза.

Читать дальше...

Гүзәл Төхвәтова Бишкәктә Габдулла Тукай музее һәм Тукай әсәрләре турында сөйләгән

Tatar-inform.tatar 

Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова Бишкәк шәһәренең Кыргызстан Республикасы Милли тарихи музеенда «Мәгълүмати җәмгыятьтә хәтер институтлары, китап һәм уку» дип исемләнгән III халыкара конференциядә катнашкан. Конференциядә ул кунакларны Тукай әдәби музее һәм Тукайның «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре», «Күңелле сәхифәләр», «Алтын әтәч» китаплары белән таныштырган.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казаноргсинтезны юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта Химиклар көне һәм Казаноргсинтезның беренче продукциясе чыгуга 60 ел тулуны билгеләп үттеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен котларга килде.

Читать дальше...

Касыйм шәһәрендә татар гаиләләрендә сакланган әйберләр күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

Касыйм шәһәренең мәдәни үсеш үзәге булган «Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы» бинасында «Касыйм татарлары: гаилә ядкарьләре» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда төзекләндерелгәннән соң «Гаилә» китапханәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Казанның 27нче «Гаилә» дип исемләнгән китапханәсе төзекләндерелгәннән соң үзенең ишекләрен ачты. Китапханә ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. булды.

Читать дальше...

Лениногорскида 12 яшьлек бала машинаны куып алып китеп авария ясаган

Tatar-inform.tatar 

Лениногорскида мәктәп укучысы Toyota автомобилен куып алып киткән һәм полициядән качарга теләп юл-транспорт һәлакәте оештырган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районындагы балалар бакчасын һәм китапханәне карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Мәскәү районындагы берничә социаль объектта булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфада "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен төзү эшләре яңадан башлана

Azatliq.org 

Шул ук вакытта мәчетне республика акчаларына түгел, меценатлар биргән ярдәм белән төзеп бетерәчәкләр. "Әр-Рәхим" мәчете - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 13 мартта Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.

Новости России
Москва

“Вилла Ливадия” - последние 6 апартаментов в уникальном комплексе у моря


Омск өлкәсе Курганның Йолдыз авылында йортлар салуга акча җыю игълан итте

Tatar-inform.tatar 

Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авылында яшәүчеләр өчен йортлар төзелешенә акча җыя. Бу хакта мохтарият матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Июнь ахырында Казанда Кытай Сабан туе узачак

Tatar-inform.tatar 

25 июньдә Татарстан башкаласында, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә аждаһа көймәләре бәйрәме - Кытай Сабан туе узачак. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде






Все парки Московской области обработали от клещей

Команда газодымозащитников Управления по ГОЧС и ПБ Мурманской области – лучшая по Северо-Западу

Акция «День добрых дел» прошла во всех школах Подмосковья

Подмосковный нарколог объяснил опасность шашлыка с алкоголем