Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Новости за 20.06.2023

Синоптиклар Татарстанда апрель һава торышы күзәтелүе турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Россиянең кайбер төбәкләрендә салкыннар көтелә. Температура нормадан 6-10 градуска түбәнрәк булачак, бу апрель күрсәткечләре белән чагыштырырлык, дип сөйләде «Интерфакс» белән әңгәмәдә Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Читать дальше...

«Дәүләт хезмәтләре» сайтында югары уку йортларына документлар кабул ителә башлады

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт хезмәтләре порталында Россия югары уку йортларына документлар кабул итү хезмәте ачылды. Биш югары уку йортын сайлап алып була һәм аларның һәрберсендә биш белгечлекне сайларга мөмкин, шул исәптән түләүле бүлеккә дә. Гариза бирү өчен расланган сәхифә (учетная запись) генә кирәк булачак.

Читать дальше...

«Яшәү стиле - Мәдәни код» фестивале быел Болгарда үтә

Tatar-inform.tatar 

«Яшәү стиле - Мәдәни код» Этно-Fashion фестивале быел Болгарда үтә. Ул 15 – 23 июльдә узачак «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» («Возрождение: эпос в современном прочтении») фестивале белән берләштерелә. Болгарда үткәрелүче «Ага-базар» этнофестивале дә шушы зур чара эчендә калачак.

Читать дальше...

Татарстан кешесен әнисен кыйнап үтерүдә гаеплиләр

Tatar-inform.tatar 

Җәлил бистәсендә яшәүче ир-атны әнисенең сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаеплиләр. Нәтиҗәдә хатын-кыз үлгән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Хәрби операциядә катнашучыларны җинаять җаваплылыгыннан азат итү нигезләре расланды

Tatar-inform.tatar 

Мобилизация вакытында, гамәлдә булган хәрби хәлдә яки сугыш вакытында РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә контракт төзегән гражданнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары хуплады. Канун проекты икенче һәм өченче укылышта хупланды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Депутатлар Тукай образын тикшерә. "Башка эшләре юкмы? Адәм көлкесе"

Azatliq.org 

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары соңгы утырышта сәнгать әһелләрен Тукай образын бозуда гаепләде. Дәүләт сәнгатьчеләр эшенә тыкшынырга тиешме? Азатлык белән сөйләшкән белгечләр бу депутатлар эше түгел дип саный.



Әкият аша хәзерге хатын-кыз образын өйрәнүче рәссам Эльмира Сафинаның күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

https://tatmsk.tatarstan.ru/

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә «Хатын-кыз образларында мәдәни код» дигән шәхси күргәзмәне карады. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Күргәзмәнең авторы – талантлы рәссам Эльмира Сафина. Тумышы белән Ул Казаннан, хәзер Мәскәүдә яши. Күргәзмә башкаланың Hidden Place галереясында ачылды. Читать дальше...

Бәйсез дәүләтләр берлегенең татар яшьләре Казанга иҗади сменага юлга кузгалды

Tatar-inform.tatar 

20-29 июньдә Казанның «Заречье» балалар ял лагеренда «Мин хыялны эзлим» дигән иҗади смена узачак. Аны «Илһамландыручылар» бөтенроссия хәрәкәте оештыра. Сменада катнашу өчен Душәнбедән «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгеннән биш укучы китте, дип хәбәр итте «Татар-информ» журналистына Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин кандидатурасы ТР Фәннәр академиясе академигы итеп сайланырга тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы «Политология» белгечлеге буенча Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый (действительный) әгъзасы итеп сайланырга тәкъдим ителде. Карар академиянең социаль-икътисади һәм гуманитар фәннәр бүлекләре җыелышында кабул ителде, дип яза республика парламентының матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Бурятиянең Тэгда авылында «Өчпочмак-фест»та балалар өчпочмак пешерергә өйрәнгән

Tatar-inform.tatar 

Бурятия татар автономиясенең «Байкалда татар бизәкләре» проекты командасы Хорин районы Тэгда авылында «Өчпочмак-фест»та булып кайткан. Бу хакта Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфаның «Нур» татар театры сезонны «Галиябану» спектакле белән төгәлли

Tatar-inform.tatar 

21 июньдә Уфаның «Нур» татар дәүләт театры ХХХI иҗади сезонны Мирхәйдәр Фәйзинең легендар пьесасы буенча куелган «Галиябану» спектакле белән яба. Спектакльнең режиссеры - Башкортстан Республикасының халык артисты, Ш.Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.

Читать дальше...

Самара өлкәсенең Мулла авылында Сабан туе 1 июльдә була

Tatar-inform.tatar 

1 июль көнне Самара өлкәсенең Мулла авылында татар халкының «Сабантуй-2023» милли бәйрәме була. Бәйрәм 10 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылачак. Бу турыда «Самар татарлары» сайты яза.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Что можно отметить в этот день


Илсур Һадиуллин: Татарстанда 158 укучы Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 158 укучы Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Быел рус теленнән 100 бал җыючылар санының аз гына кимүе күзәтелә. Бу хакта журналистларга Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 139 нчы мәктәбендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Чит ил мессенджерын кулланучы дәүләт хезмәткәрләренә штраф салу турында закон чыкты

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы Россия гражданнарының мәгълүматларын җибәрү өчен чит ил мессенджерларын кулланган дәүләт хезмәткәрләре һәм финанс оешмалары өчен административ җаваплылык турында закон кабул итте. «РИА Новости» шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда ике укучы Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында 200әр балл җыйган. Укучылар рус теле һәм әдәбияты имтиханнарында шундый нәтиҗәгә ирешкән. Бу хакта журналистларга Казанның 139нчы мәктәбендә имтихан тапшыру пунктында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира






«В детстве я хотела стать кинозвездой, а не футболисткой»: Нападающая ЦСКА Ордега – о выборе между Месси и Роналду, жизни в Австралии и русском языке

III класс пожарной опасности ожидается на территории Подмосковья 29-30 апреля

Колосков назвал сильную и слабую сторону «Динамо»

Жители и гости Петербурга могут отправиться на водные прогулки на теплоходах