Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Новости за 23.06.2023

Алабугада Яшьләр көне 9 июльгә күчерелә

Tatar-inform.tatar 

Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» Халыкара фестивале сәбәпле, Алабуга шәһәрендә Яшьләр көне 9 июльгә күчерелә. Бәйрәм «Мәйдан» шәһәр тамаша үзәгендә була. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Ял көннәрендә Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 24 июньдә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көньяк-көнчыгыш җиле секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә республика буенча һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итәчәк, көндез +18..+23 градус булыр дип көтелә.

Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышта ике ат беренче килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ат чабышында ике ат беренче булып килде. "Браун Мун Тн" (җайдак - Александр Александров) һәм һәм "Билли Грим" (җайдак - Хәмзәт Улубаев) кушаматлы атлар бер үк вакыт күрсәтте.

Читать дальше...

Мәскәү өлкәсенең Пушкино бистәсендә Сабантуй 25 июньдә була

Tatar-inform.tatar 

Якшәмбе, 25 июньдә, Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәренең Үзәк мәдәният һәм ял паркында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе була. Программага милли аш-су ярминкәсе, татар халык киемнәре һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе кертелгән. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Татар мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Курган өлкәсе Йолдыз авылында йорт салу эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 23 июнь, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы исеменнән Йолдыз авылында йорт салу эшләре башланды. “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Удмуртия, Чувашия, Самара мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә салына, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Читать дальше...



Татарстанга яңгыр һәм яшен белән җылылык килә

Tatar-inform.tatar 

Якындагы ялларда Татарстанда һава температурасы күтәрелүе һәм һава шартлары бозылуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миасс шәһәрендә «Гаилә» мәчете территориясендә Коръәнгә һәйкәл куелды

Tatar-inform.tatar 

Миасс шәһәрендә «Гаилә» мәчетенә талантлы оста Радик Газизов Коръәнгә үзенчәлекле һәйкәл бүләк итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ат чабышында «Аргамак» призына ярышта Башкортстан җайдагы беренче килде

Tatar-inform.tatar 

«Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә ат чабышлары башланды. Беренче булып "Аргамак" призына татар атлары ярышты. "Алтын РТ" атында Башкортстан егете - 17 яшьлек Илнар Шәяхмәтов беренче булып килде.

Читать дальше...

Фетнәчел Луһанскиның Татарстан карамагындагы шәһәрләренә Казаннан чираттагы һуманитар йөк җибәрелгән

Azatliq.org 

Аерым алганда һуманитар йөккә 500 метрлы 40 тонна торба кергән. Аларны шәһәрдә су килүне җайга салуда, күперләр һәм юллар төзегәндә кулланачаклар диелә.

"Медиазона": дәүләт сере турындагы маддә нигезендә 22 җинаять эше ачылган

Azatliq.org 

Бу маддә нигезендә җәза төре – 200-500 мең сум штраф бирүне яки өч елга кадәр иреккә мәхрүм итүне күз уңында тота. Хәзерге вакытка кимендә алты эш нигезендә чыккан хөкем карарлары билгеле. Бөтен гаепләнүчеләргә дә 250 мең сумнан да артмаган штрафлар салынган.

Ленинград өлкәсендә Сабан туе була

Tatar-inform.tatar 

1 июльдә 10.00 сәгатьтә Ленинград өлкәсенең Энколово авылында ел саен уздырыла торган «Сабантуй» милли бәйрәме була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм, Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

“Вилла Ливадия” - последние 6 апартаментов в уникальном комплексе у моря


"Татарстан фәннәр академиясе филләр йоклый торган урынга әйләнде"

Azatliq.org 

Татарстан фәннәр академиясе президенты вазифасына төп намзәтләр — Фәрит Мөхәммәтшин, Рифкат Миңнеханов һәм Айрат Ситдыйковны академик итеп сайладылар. Ни өчен академиягә хакимияткә якын кешеләр килә?

В Нурлате сегодня чествовали отличников учебы

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Стало уже доброй традицией лучших учеников чествовать на торжественном мероприятии, не стал исключением и этот год – 26-ти выпускникам школ района вручили аттестаты с отличием и медали «За особые успехи в учебе!».

Казанның Тынычлык бистәсендә якутларның Ысыах бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Казанда 24 июньдә беренче тапкыр якут халык бәйрәме Ысыах билгеләп үтеләчәк. Программада милли ризыкларны дегустацияләү, бергәләшеп осуохай биюен башкару һәм тере музыка концерты булачак.

Читать дальше...

Якутиядә яшәүчеләр саха халкының милли бәйрәмен - "Ысыах"ны сугышка багышлап уздыруга каршы чыга

Azatliq.org 

Якутски мэры Евгений Григорьев "Ысыах Туймаады - 2023" "махсус хәрби операциядә катнашучыларга" багышланачак дигән иде. Якутиянең танылган алып баручысы Лиза Газизова бу бәйрәмдә катнашудан һәм аны алып барудан баш тартты. Моны җирле халык та хупламаган диелә.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде






В Стокгольме женщина сожгла Коран под охраной полиции

Заключительный этап олимпиады школьников стартовал в Подмосковье

Якутянин победил на первенстве России по настольному теннису

"Спартак" обыграл "Локомотив" в 26-м туре чемпионата России