Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Новости за 09.06.2023

Аксубай ишегалларына 19 миллион сумнан артык акча тотарга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Аксубай районы үзәгендә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр тулы көченә бара. Бу максатка 19 миллион сумнан артык акча тотарга җыеналар. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Россия Диния нәзарәте Касыймдагы татар гаиләләренең уникаль ядкарьләре күргәзмәсен ачты

Tatar-inform.tatar 

Рязань өлкәсенең Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында «Касыйм татарлары: гаилә ядкарьләре» дигән татар көнкүрешенең уникаль әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозициягә тарихчы, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абяновның, меценат Али Брундуков һәм тарихчы, журналист Марат Сәфәровның шәхси тупланмаларыннан әйберләр кертелгән.

Читать дальше...

Татарстанда торак төзелеше планының 62 проценты әзер

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бүгенге көнгә 1 млн 917 мең квадрат метр торак төзелгән, бу сан 2023 елга планлаштырылганның 62 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Читать дальше...

Җәббаров терлек азыгы әзерләүдә Татарстанның алдынгы һәм артта калган районнарын атады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда урып-җыярга планлаштырылган 373 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 81 мең гектары чабылган, бу – 22 процент. 280 мең тонна сенаж һәм 10 мең тонна печән әзерләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Читать дальше...

Казанда 41 укучы сайлаган предметларны йөз баллга тапшырган

Tatar-inform.tatar 

Казанда бердәм дәүләт имтиханының беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Сайлап алынган фәнне тапшыруның төп этабы нәтиҗәләре буенча 41 укучы 100 балл алды, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә.

Читать дальше...

Владимир Путин совет мәгариф системасына тулысынча кире кайту идеясен хупламады

Tatar-inform.tatar 

Совет мәгарифенең фундаменталь нигезләренә таянырга, дөньядагы иң яхшы заманча тәҗрибәләрне алырга һәм үзебезнекен булдырырга кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, ул СССРның укыту системасына тулысынча кире кайтмаска, ә алга барырга чакырды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Читать дальше...



«Татаркино» Россия көненә кино күрсәтәчәк һәм бәйрәм чарасы оештыра

Tatar-inform.tatar 

12 июньдә «Татаркино» Россия көне хөрмәтенә бәйрәм оештыра: ачык һавада кино, патриотик шоу һәм концерт була. Бәйрәм программасы Зәйни Солтан скверында 19:30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Татарстанның мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Әлмәт Сабан туеның абсолют батырына тәкә һәм квадроцикл бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Якшәмбе, 11 июньдә, Әлмәт Сабан туенда көрәштә җиңгән баш батырга милли традицион бүләк – тәкә һәм махсус бүләк – квадроцикл биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы хакимиятенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Казан кооператив институтында Болгария кунакларына татар ашларын пешерергә өйрәткәннәр

Tatar-inform.tatar 

Казан кооператив институтында татар халык ашларын әзерләү буенча яңа проект - экспресс укыту программасы эшләнгән. Институт осталары Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә килгән кунакларга өчпочмак, өлеш, пәрәмәч, гөбәдия, бәлеш, чәкчәк, кош теле һ.б. татар халык ризыкларын пешерергә өйрәткән.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Анкарада Россия илчесе белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан сәнәгатьчеләре делегациясе Төркиягә эш визиты белән китте. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Нижневартовскида иҗади хезмәттәшлек турында өч яклы килешү төзелде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Нижневартовскида 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында «Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле», «2 нче балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль автоном өстәмә белем бирү учреждениесе һәм «Мирас» җирле иҗтимагый оешмасы арасында иҗади хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү төзелде. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Шәймиев һәм Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев РФ Тышкы эшләр министрлыгының Күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов белән очрашты. Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Большой праздник малой деревни

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Поселок Нариманово один из малых населенных пунктов Нурлатского района. В эти дни здесь провели «День села».

Түбән Новгород өлкәсендә татар төбәкчеләре конференциясенә әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясендә 1 июнь көнне беренче Идел буе Сабантуе кысаларында уздырылачак төбәкара конференциягә багышланган эшлекле киңәшмә узган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе үз төркемендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Подмосковные проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023


Ркаил Зәйдулла Милли мәдәният музее фондлары өчен бина кирәклеге мәсьәләсен күтәрде

Tatar-inform.tatar 

Халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Милли мәдәният музее коллекцияләрен бергә туплау өчен бина кирәклеге мәсьәләсен күтәрде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис






Как по списанному: на отправленных в утиль машинах Минздрава делали миллионы

Baza: восьмиклассник чуть не сжег дом соседа самодельным огнеметом в Москве

Цены на мясо в РФ упорно лезут вверх - за март 2024 г. баранина в опте подорожала на 30-40% год к году

Синоптик Позднякова: В Москве 27 апреля выпало больше месячной нормы осадков