Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Новости за 28.06.2023

Азнакайда мәктәп яны лагерьларын ябу тантанасы булды

Tatar-inform.tatar 

Быел Азнакай районында 21 мәктәп яны лагеры һәм 13 хезмәт һәм ял отряды эшләгән. Мәктәп яны лагерьларында 970 укучы, ә ял итү хезмәт лагерьларында 200 укучы ял иткән, дип яза «Азнакай» газетасы.

Читать дальше...

«Алабугада җәйге кичләр» фестивале турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

29 июньнән 2 июльгә кадәр Алабугада ачык һавада «Алабугада җәйге кичләр» фестивале узачак. Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко алабугалылар һәм классик музыка сөючеләргә әзерләнгән сюрпризлар турында сөйләде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Читать дальше...

Түбән Кама хәзрәте дин тотучыларны Кәгъбә яныннан Корбан гаете бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Корбан гаете бәйрәме уңаеннан Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә җыелган мөселманнарны имам-мөхтәсиб урынбасары Булат хәзрәт Багаутдинов сәламләде. Үзенең бәйрәм вәгазендә ул дин кардәшләрен игелекле эшләр башкарырга чакырды.

Читать дальше...

Уфада язучы Шамил Идиатуллин белән очрашу узачак

Tatar-inform.tatar 

6 июльдә Уфада язучы һәм журналист, ике тапкыр «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиатуллинның иҗат кичәсе узачак. Очрашу аның «Февральгә кадәр» дигән яңа китабы чыгуга багышланачак, дип хәбәр итте «Башинформ»га оештыручылар.

Читать дальше...

Алтай төрки күчмә халыклары турында тарихи-этнографик очерклар китабы басылып чыкты

Tatar-inform.tatar 

«Притомск калмаклары: тарихи-этнографик очерклар» китабының әлеге басмасы 1998 елда Кемерово шәһәрендә дөнья күргән беренче чыгарылышның яңадан басылышы булып тора. Яңадан бастыруны Бөтендөнья татар конгрессы Кузбасс краен өйрәнүчеләр һәм Татарстанның «Татар төбәкләрен өйрәнүчеләр җәмгыяте» үтенече буенча башкарып чыккан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповка "Одноклассники"дагы постлары өчен административ эш ачканнар

Azatliq.org 

Аны “ят агент” эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаеплиләр. Кашапов быел апрельдә “Одноклассники”дагы сәхифәсендә “ят агент” тамгасы белән тамгаламыйча хәбәр чыгарган. Башка язмаларын да тиешенчә тамгаламаган, дип саныйлар полициядә.



Алабугадагы «Җәмигъ» мәчете мәхәлләсе гаеттә 30 килограммнан артык пылау тараткан

Tatar-inform.tatar 

Алабугадагы «Җәмигъ» мәчетендә бәйрәм вәгазендә һәм намазда катнашучыларны пылау белән сыйладылар. Кунакларга тарату өчен 30 килограммнан артык әлеге ризык әзерләнгән.

Читать дальше...

Казанда корбан чалу өчен иң зур мәйданчык «Казан нуры» мәчетендә оештырылган

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанда Корбан гаете бәйрәм ителә. Казанда униҗиде мәйданчыкта корбан чалдыру мөмкинлеге тудырылган. Иң зур мәйданчык «Казан нуры» мәчете территориясендә оештырылган. Өч көн эчендә бирегә ике мең корбан малы алып киләчәкләр. Корбан малларын егерме сигез загон-утарда саталар.

Читать дальше...

Мамадыш хәрби хезмәткәрләренең гаиләләре Геленджик һәм Адлерда ял итә алачак

Tatar-inform.tatar 

Мамадыштан махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннары Геленджик һәм Адлерга ял итәргә бара алачак. Мондый боерык белән вакытлыча ТР хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Алексей Денькин чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Нократ-Вятка» газетасы.

Читать дальше...

Татарстан хуҗалык чыгымнарын компенсацияләү өчен 2,9 млрд сумга якын акча алачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарына түләү өчен гражданнарга социаль ярдәм чараларына өстәмә финанслау бүлеп бирде. Шулай итеп, төбәкләр быел үзгәрешләрне исәпкә алып 105 млрд сумнан артык акча алачак, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты күрсәтмәсендә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Татарстан фермерлары Әлмәткә корбанга 1000нән артык сарык алып килгән

Tatar-inform.tatar 

Корбан гаете бәйрәме хөрмәтенә Әлмәттә корбанга хайваннар чалу өчен берничә мәйданчык ачылды. Аларның берсенә, экстрим-парк территориясендә урнашканына, кичә 1090 сарык китерелгән. Корбан чалу 30 июньгә кадәр кояш баеганчы дәвам итәчәк.

Читать дальше...

Чаллыда бәйрәм намазларында 8 мең кеше катнашты

Tatar-inform.tatar 

Чаллы мәчетләрендә гает намазы һәм бәйрәм вәгазьләре узды. Иртәнге сәгать биштә 15 мәчеттә Корбан гаете намазы башланды, анда 8 меңгә якын дин тотучы катнашты. Чаллы мэриясе үзенең телеграм-каналындагы фотолары һәм видеолары белән уртаклашты.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева замыкает год // 16-летняя российская теннисистка успешно стартовала на крупном турнире WTA в Мадриде






Во время акции «День добрых дел» в Подмосковье высадили свыше 7,8 тыс деревьев

Специалист Власов заявил о важности вакцинации

Клиенты пытались взять криптобиржу Beribit штурмом и жалуются на проблемы с выплатами

Осуждённому за наёмничество участнику СВО из Киргизии дадут убежище в России