Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Рөстәм Миңнеханов Казаноргсинтезны юбилее белән котлады

0

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта Химиклар көне һәм Казаноргсинтезның беренче продукциясе чыгуга 60 ел тулуны билгеләп үттеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен котларга килде.

«Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Химиклар көне белән котлыйм. Һәм, әлбәттә, тармак үсешенә керткән бәһасез өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, СИБУР - Россиянең химия һәм нефть химиясе үсешендә әйдәп баручы үзәкләрнең берсе. Ул искәрткәнчә, узган елда тармак 1,8 трон сумлык продукция җитештергән, бу 2021 елга караганда, 20 процентка күбрәк. «Бу тармактагы 54 мең хезмәткәрнең һәркайсының казанышы», - диде республика җитәкчесе.

Татарстан Рәисе Казаноргсинтезны нигез салынуның 65 еллыгы һәм беренче продукция чыгарылуның 60 еллыгы белән аерым котлады.

«Бу тарихи вакыйга, һәм шундый куәтләр булдыруда хезмәт куйган ветераннарга рәхмәт әйтәсе килә. Кыска гына вакыт эчендә Казан читендә чиста кырда Казан химия заводы барлыкка килде. Оештыруның башында торган кешеләрнең таланты һәм үҗәтлеге ул елларда Советлар Союзында тиңнәре булмаган завод төзергә мөмкинлек бирде», - диде Миңнеханов.

Казанда бәйрәм үткәрү инициативасын идарә рәисе - СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов тәкъдим итте. Гадәттә бу көнне бәйрәм Түбән Камада уза, әмма быел Казаноргсинтез юбилее уңаеннан Казан сайлап алынды.

«Республика Рәисенең мондый сүзләре өчен рәхмәт. Минемчә, әлегә аларга лаек түгел, тик без җирле менталитетның үзенчәлекләрен беләбез, аванс итеп алабыз һәм эшләячәкбез», - диде Михаил Карисалов.

Аның сүзләренчә, Химик көне Россиянең төрле шәһәрләрендә эшли торган бер зур компанияне берләштерә. Карисалов Казаньоргсинтезны юбилей көннәре белән дә аерым котлады.

Сәламләү сүзләреннән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Михаил Карисалов һәм Казан мэры Илсур Метшин белән бергә химия тармагы хезмәткәрләрен Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре медальләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Аннары хезмәткәрләрне Казаноргсинтез генераль директоры Айрат Сафин котлады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Обновления Microsoft стали вновь доступны россиянам

Радимов рассказал, кого будет поддерживать в матче «Аталанта» - «Байер»

В Благовещенске мужчина пойдет под суд из-за продажи корней женьшеня в интернете

Три пары из Кузбасса зарегистрируют брак на выставке-форуме «Россия» в Москве