Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Казанның Лядской паркында өч көн дәвамында Изергильне очратырга мөмкин

0
Казанның Лядской паркында өч көн дәвамында Изергильне очратырга мөмкин

«Горький +» сәнгать фестивале «Изергиль» спектакль–променадына чакыра.

Казанның Лядской паркында өч көн дәвамында көнгә дүрт мәртәбә «Изергиль» спектакль–променадын карарга мөмкин. Спектакльне «Горький +» сәнгать фестивале кысаларында Мәскәүдән алып килгәннәр.

«Үткән ел Мәскәүңдә Горький паркының 100 еллыгы иде. Мине шушы паркта «бродилка»ны ясарга чакырдылар. Без «Изергиль»не сайладык һәм җәй көне аны паркта күрсәттек», – диде спектакльнең режиссеры, Казан ТЮЗының баш режиссеры Радион Букаев.

Оештыручылар Мәскәүдә узучы «Горький в Парке Горького» фестивале өчен махсус эшләнгән спектакльнең Казанга алып килергә карар иткәннәр. Кичә режиссер артистлар белән репетицияләр ясаган. Спектакль-променадны яңа мәйданчыкка яраклаштырырга тырышканнар.

«Әмма спектакльне тулысынча яраклаштыру мөмкин түгел, чөнки Мәскәүдә Горький паркында Горькийга һәйкәл бар. Анда чын һәйкәл белән сөйләшүне күрсәтеп була. Анда маршрут та башкача. Парктлар читтән бер төрле күренсә дә, алар бик төрле, ландшафт та төрлечә», - ди режиссер.

Шулай да Радион Букаев урын үзгәртү спектакльнең сыйфатына зыян китермәвен әйтә. Бу спектакльне ялан кыр уртасында да күрсәтеп була, дип саный ул.

«Изергиль» спектакль–променады «Горький +» сәнгать фестивале кысаларында Түбән Новгородта да күрсәтеләчәк.

Әлеге уникаль спектакльне алга таба Казанда күрсәтеп булмаячак, ул фестиваль кысаларында ясалган һәм авторлык хокуклары фестивальдә.

  • Казанда «Горький +» сәнгать фестивале башланды. Ул өч көн дәвамында спектакльләр, лекцияләр, экскурсияләр, дефиле, променад, театраль лабораторияләр, концертлар һәм инсталляцияләр форматында эшләячәк.
  • «Изергиль» спектакль–променады 2, 3, 4 июнь көннәрендә 12:00, 14:00, 17:00, 19:00 сәгатьләрдә күрсәтелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Военнослужащая из Истры получила орден Мужества

Собянин: в Москве стартовал отборочный этап чемпионата «Абилимпикс-2024»

Итоги апреля на первичном рынке массового сегмента Москвы

В Тверской области задержали «закладчиков» синтетики