Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Түбән Кама мэры яшьләрнең уникаль проектлары белән танышты

0
Түбән Кама мэры яшьләрнең уникаль проектлары белән танышты

Түбән Кама Советлар йортында шәһәр мэры Рамил Муллинның «TatarCoder» цифрлы чишелешләр һәм программалаштыру буенча апрель хакатоны командалары белән очрашуы узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр итә.

Очрашу барышында, командалар хакатонда эшләнгән цифрлы чишелешләрен тәкъдим итте һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә югары дәрәҗәдәге белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтте. Очрашуда яшь программистлар «Имин шәһәр» һәм «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе» темасына үз проектларын тәкъдим итте.

«Бүген биредә Түбән Каманың иң акыллы балалары җыелды. Үз проектларыгызны тәкъдим итү өчен бирегә килүегезгә рәхмәт», - дип сәламләде хакатонда катнашучыларны Рамил Муллин.

Чыгышларны кече яшь категориясеннән башладылар. Беренче булып үз эшләнмәләрен «Адымнар»дан яшь түбәнкамалылар тәкъдим итте. Алар шәһәр халкына ЮХИДИ штрафлары, Торак-коммуналь хезмәтләре һ.б. турында искә төшерәчәк ТКХ bot булдырган. Балалар киләчәктә бот хезмәтләре спектрын киңәйтергә һәм кушымтаның үзендә түләү мөмкинлеген өстәргә планлаштыра.

Аннары өлкән яшь категориясендәге командалар үз проектлары белән чыгыш ясады. «Кванториум» балалар технопаркы командасы төрле проблемаларны хәл итүгә (куркынычсызлык мәсьәләләре, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, муниципаль һ.б.) тиз арада гаризалар калдырырга ярдәм итә торган сайт тәкъдим итте.

«Безнең шәһәрдә мәгълүмати технологияләр белән актив кызыксынучы яшь һәм перспективалы балалар бар. Ә без, үз чиратыбызда, талантлы яшьләребезгә һәр башлангычта ярдәм итәргә әзер», – дип билгеләп үтте Мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов

Ахырда Рамил Муллин балаларга кызыклы һәм уникаль проектлары өчен рәхмәт белдерде, аларга үз идеяләрен тормышка ашыруларын теләде. «Иң уңышлы кешеләр үз эшләрен һәрвакыт мәктәп эскәмиясеннән башлады. Сез барыгыз да булдырдыгыз. Мин сезгә бу юнәлештә алга таба да камилләшүегезне, ирешкәннәрдә тукталмавыгызны телим. Сезнең ярдәмегез белән без шәһәребезне тагын да яхшырак итәчәкбез», -диде ул..




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Mercury засмотрелась на молодежь // Ритейлер пытается привлечь к люксу новое поколение

Начало мая в европейской части РФ стало самым холодным за всю историю

В России подскочили цены на съем квартир

Исполнительницу Аллу Пугачеву на официальном уровне признали в Израиле