Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Лениногорскидан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр

0
Лениногорскидан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр

Махсус хәрби операция зонасына өч машина озатуында 20 тонналы гуманитар йөк белән фура юлга чыкты. Әлеге машиналарга мобилизацияләнүчеләргә исемле посылкалар төялгән. Посылкаларны хатыннары, әти-әниләре, туганнары, якыннары җыйган. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

«УАЗ» һәм «Нива» машинасы хәрбиләргә калачак. «Нива» автомашинасын «Лениногорск» шифаханәсе биргән.

Лисичанск халкы өчен төзелеш материаллары, азык-төлек продуктлары төялгән, шулай ук «Жилищник» җәмгыяте зыян күрүчеләргә 12 куб төзелеш такталары җибәрде. Шәхси эшмәкәр Рамиз Мамедов күп күләмдә бәрәңге, суган, шикәр, ярма, май тапшырды. «Агропак-Татарстан» 20 тонна артезиан суы, «Ихлас» мәчете вәкилләре һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе азык-төлек продуктлары тапшырган.

Гуманитар йөкне озатуда «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, Лениногорск бүлекчәсендәге «Беркут» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Рамил Даутов, Лениногорскиның «Чик сакчылары берлеге» рәисе Артем Сарбаев, «Арго» җитәкчесе Рамил Әсәдуллин киттеләр. Алар барысы да хәрби операция зонасына якташлары янына берничә тапкыр барды.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме






Масштабирование дизайнера: опыт работы в международных компаниях премиум-класса

Жители Люберец станцевали Майский вальс в канун Дня Победы

Житель Челябинской области стал первым в истории «Спортлото «4 из 20» мультимиллионером

Водитель упавшего с моста в Петербурге автобуса ранее работал курьером