Мөслимнең Рус Шуганы авылында Троица бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бүген Мөслимнең Рус Шуганы авылында зурлап Троица бәйрәме үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.
Троица православие динендәгеләр өчен зур бәйрәм булып санала. Троицаны «каен бәйрәме» дип йөртәләр. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
Бәйрәмдә каенны бизәү йоласы бар. Бәйрәмгә җыелучылар каен ботакларына төсле тасмалар бәйләде. Күңелле җырлар башкарып, каен тирәли әйлән-бәйлән уйнау мизгелләре истә калырлык матур чара итеп оештырылган иде.
Троицада район сәүдәгәрләре белән бергә Актаныш районы, Башкортстан Республикасыннан да килеп, тәм-том, уенчык саттылар.