Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Ркаил Зәйдулла: Язучылар әле санаторийларга, ял йортларына да барачаклар

0
Ркаил Зәйдулла: Язучылар әле санаторийларга, ял йортларына да барачаклар

Татарстан язучылары Миңгәрдә ун көн дәвамында ял итеп, иҗат белән шөгыльләнде.

Унике язучы Саба районы Миңгәр авылындагы ял итү базасында ун көн ял итеп, иҗат белән шөгыльләнгән. Аларга монда ял итү мөмкинлеген «Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше» дәүләт учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов тудырган. Соңгы көнне язучылар Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән берлектә ун көнлек эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, язучылар өчен мондый шартларның әле тудырылганы булмаган.

«Җәүдәт Миннәхмәтовтан һәм аның тарафдарларыннан гаҗәеп табигать кочагында утырган урынга язучыларны чакыру һәм аларга ял итүне оештыру, ял итәргә мөмкинлек бирү дигән фикер килеп иреште. Без, әлбәттә, бу идеяне күтәреп алдык. Чөнки моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде. Киләчәктә дә шушы тәҗрибәне файдаланырга уйлыйбыз», – ди Ркаил Зәйдулла.   

Ул язучыларның башка төрле ял йортларына да барачакларын әйтте.

«Язучылар алар йөрергә тиеш. Иҗат итәр өчен язучыларга шарт тудыру мәсьәләсе – минем турыдан-туры вазифа. Алар әле санаторийларга, ял йортларына да барачаклар», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






В Ростовской области сильно вырос спрос на медсестер и медбратьев

Changerella: мониторинг обменников в Telegram для выгодных сделок

Скончался актер и каскадер из «Место встречи изменить нельзя»

Во Владимир 16 мая прибудет Казанская икона Божией Матери