Айрат Хәйруллин: Татарстанда узган ел 129 студент-миллионер барлыкка килгән
Татарстанда узган елда гына да IT-проектларга грант алган 129 миллионер студент барлыкка килгән. Бу хакта «Татар-информ»да Kazan Digital Week-2023 халыкара форумына әзерләнүгә багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
«Университетның технология эшкуарлыгы кысаларында үз IT-проекты өчен 1 млн сум күләмендә грант алган студентлар бу», — дип сөйләде министр.
Быел әле тагын 300 миллионер студент барлыкка килү көтелә, дип өстәде Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов.
Татарстан студентларның IT-проектлары саны буенча Мәскәү белән беррәттән бара. Иң яхшы проектлар Kazan Digital Week форумында тәкъдим ителәчәк, анда алар инвесторлар таба алачак, дип аңлатты Хәйруллин.
«Дүртенче чиратта [студентларның IT-проектларын алу буенча] без Мәскәүне узып китәрбез, дип өметләнәбез», — дип өстәде Рифкать Миңнеханов.
Айрат Хәйруллин «ВКонтакте» аша студент Арсенийның үзенә җибәргән кызыклы проектларының берсе турында сөйләде. Аның идеясе — спортчыларның, аерым алганда, футболчыларның аяк киеме өчен «акыллы» аслыклар (стелька).
«Аслык футболчының барлык хәрәкәт-гамәлләрен күзәтергә мөмкинлек бирә. Аңа йөгерү тизлеген, тупка бәрү көчен, футбол кырына тию хисабын билгеләүче датчик урнаштырыла. Бу халыкара форматтагы проект», — дип билгеләп үтте Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы.
Проектны уйлап табучылар Татарстан футболы нәтиҗәлелеген арттыру өчен, министрдан үзләрен «Рубин» футбол клубы белән элемтәгә кертүне үтенде.
«Әле 5-10 ел элек кенә идеясе һәм фикердәшләре булган һәм IT турында яхшы белгән студентның бизнеска әверелергә мөмкин булган үз стартабын тормышка ашыру өчен грант алу мөмкинлеге хакында хыялланып та булмый иде», — дип нәтиҗә ясады министр.