Түбән Новгород өлкәсендә татар төбәкчеләре конференциясенә әзерләнәләр
Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясендә 1 июнь көнне беренче Идел буе Сабантуе кысаларында уздырылачак төбәкара конференциягә багышланган эшлекле киңәшмә узган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе үз төркемендә хәбәр итә.
Фото: © Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе
Татар төбәкчеләренең регионара конференциясе 6-7 июль көннәрендә үтәчәк. Конференциянең беренче этабы 2022 елның ноябрендә Сергач шәһәре һәм Кызыл Октябрь районнарында узган иде, аның дәвамы булган икенче этап, шулай ук, «Урта Идел һәм Ык-Сура елгалары арасындагы татарлар: тарих һәм хәзерге көн» темасына узачак.
Фото: © Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе
Конференциягә әзерлек турында киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар төбәген өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, тарихчы Альберт Борһанов, өлкәнең Татар региональ милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Мирзәхләм Габделганиев, автономиянең башкарма комитеты директоры һәм вәкилләре катнашты. Барлык оештыру мәсьәләләре, конференциянең тематикасы һәм урыны турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә чыганак.
Фото: © Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе
Идел буе Сабантуе исә Түбән Новгородта 8 июль көнне узачак. Сабантуйда Идел буеның 41 төбәгеннән һәм елгалары Иделгә койган төбәкләрдән делегацияләр көтелә. Бәйрәмне оештыру эшләре Түбән Кама районына йөкләнгән.