Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Зәй Сабан туенда «Кыр батыры»на автомобиль ачкычы тапшырылды

0
Зәй Сабан туенда «Кыр батыры»на автомобиль ачкычы тапшырылды

Зәй районы Сабан туенда кыр батырларын, авыл хуҗалыгы тармагы уңганнарын тәбрикләделәр. Быелгы Сабан туенда «Кыр батыры» исеменә «Зәй» агрофирмасыннан Айнур Шәйхиев лаек булды. Аңа «Лада-Гранта» машинасы ачкычы бирелде, иңенә тәкә салынды. Бу хакта «Зәй хәбәрләре»  сайтында хәбәр ителә.

Әлеге матур гадәтне Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов гамәлгә кертеп җибәрде. Быел да Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев хезмәт алдынгыларына акчалата бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләүләргә 178 кеше лаек булды.

«Айнур, әле яшь механизатор булуына карамастан, зур хезмәт уңышлары күрсәтте. Эшләргә теләге зур булган яшьләргә бездә һәрчак юл ачык. Без аны бүген чын күңелдән кыр батыры булуы белән тәбриклибез», — диде Разиф Кәримов, аңа тантаналы төстә машина ачкычын тапшырып.

Айнур Шәйхиев — «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексы механизаторы. Ул быелгы язгы чәчү чорында куәтле техника белән 2184 гектар мәйданда бөртекле һәм техник культуралар чәчкән. 1173 гектар җирдә тырмалау, 251 гектарда культивация эшен башкарган. Барлыгы 76 эш сменасында хезмәт куйган.

 

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Холодное начало мая объяснили в Гидрометцентре

"Грядущее лето подложит нам всем свинью": синоптики представили новый прогноз

Спортивный фестиваль «Активного долголетия» прошел в Подольске

Владимир Ефимов: Город выставит на торги право на развитие территории в Южном Бутове