Саха Республикасы район башлыгы буалыларны Сабантуй белән котлады
Бүген Буа районына килгән җитәкчеләр арасында Саха Республикасы (Якутия) Югары Вилюй районы башлыгы Владимир Поскачин дә бар иде. Ул җирле халыкны Сабантуй бәйрәме белән котлады.
«Бәйрәм шундый милли, җанлы! Мин биредәге гореф-гадәтләрнең саклануына бик шат. Барыгызга да яхшы, мул гомер телим. Бөтен кешенең дә эше, һәр бизнесның үсеше булсын. Россиядә дус халык булып яшик», - диде ул.