Мамадышта «Татар кызы -2023» бәйгесе җиңүчесе игълан ителде
Мамадышта Сабан туенда «Татар кызы -2023» бәйгесе җиңүчесен ачыкладылар. Быел Мамадышта кызлар арасында традицион конкурс сигезенче тапкыр үткәрелә. Бу хакта «Нократ» сайтында хәбәр ителә.
Быел бәйгедә ун гүзәл туташ катнашты. Алар жюрига биш номинациядә (таныштыру, иҗади чыгыш, интеллектуаль һәм аш-су конкурсы, дефиле) сәләтләрен күрсәтте.
Баллар буенча, Лиана Лукманова җиңүче дип танылды.
«Татар кызы -2023» титулына ия булган туташка Казанның танылган милли костюмнар дизайнеры Ләйсән Хаҗиева әзерләгән калфак һәм хәситә бүләк ителде. Шулай ук җиңүчегә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.