Рөстәм Миңнеханов «Россия» банкы идарәсе рәисе белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Россия» акционерлык банкы» АҖ идарәсе рәисе Михаил Клишин белән очрашты. Алар киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, банк тарафыннан төзелгән төбәк челтәре финанс хезмәтләренең киң спектрын күрсәтергә мөмкинлек бирә, әлегә республикада бер филиал эшли.
«Банк челтәрен алга таба үстерү сезгә позицияләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Банк республиканың күп кенә сәнәгать предприятиеләре белән актив эшли», - диде Татарстан Рәисе.
Ахырда ул «Россия» банкы һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалауда катнашты.