Песков Путинның Петербург халыкара икътисади форумында чыгыш ясарга җыенуын әйтте
Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумның пленар утырышында чыгыш ясаячак. Форумда дәүләт башлыгының чыгышы иртәгә, 16 июньдә, планлаштырылган. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.
«Бу пленарка ике сәгатькә билгеләнгән. Президентның чыгышы һәм аннары дискуссия була», - дип Песковның сүзләрен китерә РИА Новости. Ул пленар утырыш модераторының исемен соңрак әйтергә вәгъдә итте.
Искәртик, Петербург халыкара икътисади форумы кичә башланды һәм 17 июньгә кадәр дәвам итә.
Форумда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бүген ул берничә эшлекле очрашу уздырды һәм Татарстанның башка төбәкләр - Ставрополь крае, Смоленск өлкәсе һәм Тыва Республикасы белән хезмәттәшлеге турында килешүгә имза куйды.