Татарстан Мәскәү кредит банкы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Петербург халыкара икътисади форумы кырларында Татарстан Республикасы һәм Мәскәү кредит банкы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм банк идарәсе рәисе Николай Каторжнов документка имзаларын куйды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Килешүдә уртак эш юнәлешләре каралган. Алар арасында дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, шулай ук физик затлар өчен файдалы продуктлар һәм сервислар тәкъдим итү бар. Партнерлык банкингы өлкәсендә хезмәттәшлек итү иң мөһим пунктларның берсе булып тора.
«Мәскәү кредит банкы белән хезмәттәшлек турында бүген имзаланган килешү төбәк челтәрен алга таба үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бу бизнес һәм халыкны яңа финанс инструментлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүгенге вакыйга ике як өчен дә файдалы булыр дип ышанам. Банк белән Татарстан предприятиеләре хезмәттәшлегенең уңай тәҗрибәсе бар, һәм аны киңәйтү республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен яңа мөмкинлекләр ачарга мөмкинлек бирәчәк», - диде үз чиратында Мәскәү кредит банкы идарәсе рәисе Николай Каторжнов.