Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Бөгелмә егете өйләнгән
Бөгелмә хәрби хезмәткәре махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан һәм өйләнергә булган. Вячеслав сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм аның «әйе» дигән җавабын алгач, район ЗАГСына гариза биргәннәр.
«Татар-информ»га Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Вячеслав мобилизация кысаларында 2022 елның октябрендә хәрби хезмәткә алынган.
«Мин бик бәхетле. Минем тиң ярым мине көткән. Без планлаштырылганны эшләдек. Хәзер өйгә Җиңү белән кайтасы калды. Мондый тыл булганда, без артка чигенмәячәкбез», - диде Вячеслав.
Тантаналы чара Бөгелмә районының ЗАГС бүлегендә узды. Яшь гаиләне башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады.
«Бүген без якташыбыз Вячеслав белән горурланабыз. Ул - чын патриот. Яшь гаиләгә бәхет һәм мәхәббәт, шатлыгын да, каршылыгын да бергә узарга, бер-берсенә һәрвакыт терәк булуларын телибез», - диде Ольга Плеханова.