2022 елда Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 9,8 процент булган
Былтыр Россиядә фәкыйрьлек чигеннән 1,7 миллион кеше чыкты, ә фәкыйрьлек дәрәҗәсе ике урынлы саннан түбәнрәк төште – 9,8 процент. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышы ачылышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
«Без адреслы рәвештә иң аз тәэмин ителгән гражданнарга ярдәм итәбез. Аларның еллык кереме якынча 30 процентка артты», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Ул белдергәнчә, фәкыйрьлекне һәм тигезсезлекне киметүгә басым ясау былтыргы проблемаларны уңышлы җиңеп чыгуның мөһим факторына әверелде.