Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

«Акчарлак» газетасының «Яулыгыңнан таныйм сине» бәйгесендә 300дән артык кеше катнаша

0
«Акчарлак» газетасының «Яулыгыңнан таныйм сине» бәйгесендә 300дән артык кеше катнаша

16 июнь көнне Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Акчарлак» газетасы тарафыннан оештырылган «Яулыгыңнан таныйм сине» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Конкурста катнашу өчен «Акчарлак» газетасының укучылары яулык белән бәйле истәлекләре турында шигырьләр яки хатлар язарга тиеш була. 300 дән артык хат килә. Бәйгедә җиңүчеләргә 1 нче, 2 нче һәм 3 нче урыннар бирелде, шулай ук редакция хезмәткәрләре тарафыннан уңышлы дип саналган эшләрнең авторлары да бүләкләнде. Барысына да истәлекле бүләкләр, яулыклар, спектакльгә чакыру һәм ташламалы карталар бирелде.

«Без халык өчен файдалы булган бәйге оештырырга уйладык. Әлеге бәйгенең максаты үткән белән бүгенгене бәйләү, тарихка күз салу, гореф-гадәтләрне барлау. Безнең укучыларыбыз үзләренең хатирәләре аша олы милләтнең язмышын аңлата алдылар. Безнең яшәеш кенә түгел, язмыш та яулыкларга барып тоташа икән», – диде «Акчарлак» газетасының баш мөхәррир урынбасары Эльмира Флюн.

«Иң кызыгы минем өчен әлеге бәйгедә ир-атларның да катнашуы булды. Аларның да тормышында яулык белән бәйле хатирәләре күп икән. Берсе Чечня сугышыннан кайтканда, әнисенә яулык эзләп, чак кына поездына соңга калмаган», – дип, сөйләп узды Эльмира Флюн.

Редакция хезмәткәрләре җибәрелгән эшләрне бик югары бәяләделәр һәм хатларның «Акчарлак» газетасында басылып чыгачагын искәрттеләр. «Бер хатка күз саласың, урам буйлап ак яулыгына бөркәнгән ак әби бара, икенче хатка күз саласың да, яулыгын чөеп бәйләгән әбиләрнең кырда эшләве күз алдына килә, өченче хатта яулыгын бәйләгән чибәр, яшь кызның сөйгәне янына очрашуга баруы сурәтләнгән», – ди Эльмира Флюн.

Жиңүчеләрнең исемлеге:

1 нче урын – Халисә Гилмуллина

2 нче урын – Нәзилә Вәзизова

3 нче урын – Сания Низамова

Бүләкләү тантанасында «Акчарлак» газетасының директоры Габделфәт Сафин, баш мөхәррире Рузилә Сафина, «Тәртип» радиосында тапшыру алып баручы Сәйдә абыстай Аппакова һәм TATARSCARF компаниясенең вәкиле дә катнашты.

«Акчарлак» газетасының актив укучысы Роза Шайнурова әлеге бәйгедә дә катнашмыйча калмый. Аның хаты иң уңышлы хатларның берсе дип билгеләнә. Ул ире белән Арча района Түбән Пошалым авылыннан килә. «Минем Шәрәпҗан исемле әбием бар иде. Ул 1938 елны колхоз базарына барып, шунда кара шәл алган. Шуның белән фотога да төшкән. Без гаиләдә 5 бала идек, иң төпчеге мин, шуңа яулыкны ул миңа бирде. 1938 елгы яулык әле хаман да сандыкта саклана», – ди ул.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме






Приставы объявили в розыск солиста дуэта Хаммали & Наваи

Всероссийский фестиваль прогремит в Петрозаводске

В деле таджика, утопившего автобус в Мойке, появились новые детали. Пострадавшие дали первые показания

ИПГ: мощность магнитной бури снизилась с экстремального до сильного уровня