Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Кравцов мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кире кайтару планы турында сөйләде

0

Хезмәт тәрбиясе Россия мәгариф системасына тиешле закон кабул ителгәннән соң кире кайтачак. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Хәзер Дәүләт Думасында хезмәт тәрбиясен кайтару турында закон проекты карала. Бу хакта депутатлар да парламент сәгате кысаларында сөйләште, әти-әниләр дә бу хакта әйтә. Әлбәттә, мәктәп эскәмиясеннән үк хезмәткә, җәмгыятькә файдалы хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү мөһим», – дип ышанычын белдерде министр.

«Мин үзем хәтерлим, мәктәптә укыганда, моның бернинди дә ояты булмады, бу миңа хәзер дә ярдәм итә. < ...> Һәм бу закон кабул ителгәч, без хезмәтне дә мәгариф системасына кайтарырга планлаштырабыз», – дип аңлатты Кравцов.

Дәүләт Думасында укучыларны иҗтимагый-файдалы хезмәттә катнаштырырга җыенулары турында « Татар-информ» хәбәр иткән иде. Җәмгыятькә файдалы хезмәт дип мәктәп яны территориясендә агачлар һәм чәчәкләр утырту, сыйныфны яки мәктәп мәйданчыгын бизәүдә катнашу, китапханәдә яки музейда ярдәм итү кебек дәресләр күздә тотыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Коммунальная квартира в разрезе.

Клуб «Ночные волки» открыли мотосезон в столице

Терапевт Асанов перечислил полезный для здоровья фастфуд

Посол РФ сообщил о планах властей Маврикия внедрить карты «Мир»