Түбән Кама сабан туеның абсолют батырына тәкә һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырдылар
Түбән Кама Сабан туе тарихында беренче тапкыр баш батыр исеме өчен ике бертуган – Майский Горка авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов һәм аның абыйсы Константин көрәште. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама сабан туеның абсолют батыры булып, Константин Морозов калды. 100 килограмм авырлыктагы тәкәдән тыш, көрәшче 100 мең сумлык сертификатны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин кулыннан кабул итеп алды.