Раллида пешкән Мәскәү узышчысын Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр
Кичә Казанда узган раллида боҗра ярышларында Мәскәү узышчысы пешү җәрәхәтләре алган. Аны Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә расладылар.
Матч ТВ куйган видеода күренгәнчә, автомобильнең арткы уң як тәгәрмәче яна башлый, янгын салонга күчә. Автомобиль юлдан читкә китә, йөртүче салоннан үзе чыга.
«47 яшьлек ир-атның битенең 2 проценты пешкән, ул хастаханәгә озатылган, үзен канәгатьләнерлек хис итә. Янган продуктлар белән агуланмаган», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә.