Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Яшел Үзән районы педиатры «Иң яхшы беренчел звено табибы» булып танылды

0

Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең участок педиатры Николай Романов «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсында «Иң яхшы беренчел звено табибы» булып танылды.

2017 елда ул Казан дәүләт медицина университетында максатчан укуын тәмамлый һәм «Авыл табибы» программасы буенча Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә участок табиб-педиатры булып эшли башлый.

Табиб күпчелеге шәхси сектор булган, мәйданы буенча иң зур педиатрик участокларның берсенә хезмәт күрсәтә. Яшь табибка халык белән эшләү җиңел булмаган, әмма ул кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре белән уртак тел таба алган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

2020 елда Николай Романов Васильево район хастаханәсе поликлиникасының педиатрия бүлеге мөдире булды. Аның җитәкчелегендә Covid-19 инфекциясенә ПЦР-тест ясау өчен беренчеләрдән булып «кызыл зона»га керү һәм «Васильевский» шифаханәсендә Төркиядән кайткан балаларны карау юллары оештырылды.

Педиатр шулай ук ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә табиб-педиатр булып эшли. Анда ул авыруларны профилактикалау һәм дәвалау, вакцинация һәм медицина тикшерүе өчен җавап бирә. Моннан тыш, кичке һәм төнге сменада, ял һәм бәйрәм көннәрендә ул Яшел Үзән балалар хастаханәсенең стационар бүлегендә кизү тора, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Чудеса в ЖКХ: кому отменили комиссию за квартплату

Более 150 автомобилей отправились «Дорогами Памяти» от Музея Победы

Пары из Подмосковья поженились на всероссийском фестивале свадеб

Тайны актрисы Ирины Гриневой