Дмитрий Красильников Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы исеменә лаек булды
Ел саен үткәрелә торган «Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика конкурсында сәламәтлек саклау легендасы исеменә Дмитрий Красильников лаек булды.
Дмитрий Красильников Казан дәүләт медицина университетының хирургия авырулары кафедрасын җитәкли, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премия лауреаты.
Красильников Татарстанда беренче булып бавыр трансплантациясен уздырды һәм күп кенә башка катлаулы операцияләр ясады, күп кешенең гомерен саклап калды, сәламәтлек саклау өлкәсе өчен кадрлар әзерләде.