Татарстанда төнлә +2 градуска кадәр салкынайта, иртәгә көндез яңгыр көтелә
Иртәгә, 20 июньдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава температурасы төнлә +5..+10 градус, түбән урыннарда +2..+4 градус фаразлана. Көндез һава температурасы +14..+19 градуска кадәр күтәрелә.
Бүген Казанда төнлә һава температурасы +7..+9 градус, түбән урыннарда +4..+6 градуска кадәр төшәчәк. Иртәгә көндез республика башкаласында бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы +15..+17 градус фаразлана.
Искәртик, синоптиклар фаразларынча, Татарстанда салкынча һава торышы бу атна азагына кадәр саклана.