Быел татар журналистикасында көндезге бүлектә уку өчен бюджет урыннары да, түләүле урыннар да юк
КФУда "журналистика" өчен көндезге бүлеккә барысы 50 түләүле урын бирелгән. Анда укытуның урыс телендә булачагы күрсәтелгән. Ягъни татар журналистикасы юнәлешендә көндезге бүлектә түләп тә укып булмаячак. Әмма читтән торып уку өчен 10 түләүле урын биргәннәр.