Уфаның «Нур» татар театры сезонны «Галиябану» спектакле белән төгәлли
21 июньдә Уфаның «Нур» татар дәүләт театры ХХХI иҗади сезонны Мирхәйдәр Фәйзинең легендар пьесасы буенча куелган «Галиябану» спектакле белән яба. Спектакльнең режиссеры - Башкортстан Республикасының халык артисты, Ш.Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.
Театрның матбугат сәркатибе Айгөл Юлъякшина «Башинформ»га узып баручы сезонның төп вакыйгалары турында искә төшерде.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисткасы Сәвия Сираева Татарстан Республикасының дәүләт бүләге - «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Шулай ук Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиевага «Татарстанның атказанган артисты» һәм театр артисты Айнур Баяновка «Башкортстанның атказанган артисты» исеме бирелде.
Театр «Федерация» (Чечня Республикасы, Грозный шәһәре), «Сообщение» (Пермь крае, Кудымкар шәһәре) фестивальләрендә катнашты, Чулпан Раянованың «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңде, театрның Казан шәһәрендә Камал театры сәхнәсендә дүрт көнлек гастрольләре булды.
Театрның премьералары тәкъдим ителде. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм мәдәният министрлыгыннан республикада мәдәни оешмаларга ярдәм проекты кысаларында җиңел автомобиль бүләк ителде.
Театр коллективы республика һәм шәһәр чараларында, конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашты.