Июнь ахырына кадәр Татарстанда һава торышы нормадан өч-дүрт градуска салкынрак булачак
Июнь ахырына кадәр Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге тараткан декада фаразында шул турыда белдерелә.
«2023 елның 21-30 июнендә һаваның уртача температурасы климат нормасыннан өч-дүрт градуска түбәнрәк булуы көтелә <…>», – дип билгеләп үтә Татарстан синоптиклары.
Шул ук вакытта бу чорда республика өчен климат нормасы +19,2 градус тәшкил итә, ә Казанда +19,8 градус норма санала.
Моңа кадәр Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Татарстанда аномаль салкын һава торышы булачагын белдергән иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.