Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Михаил Мишустин: Россиядә 2030 елга кадәр меңнән артык самолет җитештереләчәк

0

Россия авиатранспорт тармагын үстерү программасы 2030 елга кадәр пассажирларга исәпләнгән меңнән артык һава судносы җитештерүне күздә тота. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында узган утырышта шулай дип белдерде.

«Биредә Казан авиация заводы аерым роль уйный, монда ел ярым эчендә, 2025 елга кадәр елына ун Ту-214 самолеты җитештерү җайга салынырга тиеш», - диде РФ Хөкүмәте башлыгы.

Әлеге модельнең төп өстенлеге, Россиядә җитештерелгән ПС-90А двигательләрен дә кертеп, тулысынча илебездә эшләнгән комплектлау җиһазлары куелуында, дип искәртте ул.

РФ Хөкүмәте Рәисенә С.П.Горбунов исемендәге заводны киң колачлы реконструкцияләү планын тәкъдим иттеләр, шуның нәтиҗәсендә Ту-214 самолетын җитештерү темплары артачак. Аерым алганда, 2025 елга елына ун очкыч эшләп чыгару, ә 2027 елга бу санны егермегә җиткерү күздә тотыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводында инде зур эш башкарылуы хакында сөйләде. «Билгеләнгән бурычларны хәл итү өчен барлык объектлар да контрольдә. Иң мөһиме – зур цех файдалануга тапшырыла, анда Ту-214 самолетларын җитештерүне җайга салачакбыз. Финанс мәсьәләләрен хәл итәрбез. Кайда һәм нинди җиһазлар сатып алырга икәнлеген, нинди биналар кирәклеген җентекләп тикшердек. Боларның барысын да контрольгә алачакбыз һәм гамәлгә ашырачакбыз», - дип искәртте ул.

Миңнеханов шулай ук Ту-214 очкычларын җитештерүне киңәйтү срокларын тизләтү мөмкинлеген дә исәптән чыгармады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Нижегородская область присоединится к всероссийскому конкурсу профмастерства «Строймастер»

Народная артистка России Людмила Дугарова в главной роли в фильме Монголии

Театр, раскол и русская идея: как Александр III пробуждал национальное самосознание

В Главном храме ВС РФ пошел Третий Пасхальный Хоровой собор