Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Мишустин: Яңартылган Sukhoi Superjet лайнерының беренче очышы якын көннәргә билгеләнгән

0

Яңартылган Sukhoi Superjet лайнерының беренче очышы якын көннәргә билгеләнгән. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында узган утырышта шулай дип белдерде.

«Яңартылган Sukhoi Superjet лайнеры сынаулар уза. Хәзер аңа Россиядә җитештерелгән бишенче буын ПД-8 двигательләре куелачак. Беренче очыш якын көннәрдә планлаштырылган», - диде РФ Премьер-министры.

Россия Хөкүмәте «стратегик система хасил итүче тармакка» - авиация сәнәгатенә зур игътибар бирә. Мишустин РФ Президенты Владимир Путинның илебез авиациясен үстерүне, Россиядә җитештерелгән суднолар төзү һәм файдалануны бурыч итеп куюын искәртте. Бу «сәнәгатькә булган басым шартларында бик тә мөһим».

Россия пассажирларына хезмәт күрсәтүдә иминлек һәм уңайлылыкны тәэмин итү мәсьәләләре дә зур әһәмияткә ия, дип өстәде ул.

«Чит ил материаллары һәм комплектлау җиһазларына бәйлелекне киметү, үзебезнең машиналарны эшләп чыгаруны җайга салу зарур. Өстәвенә, аларга сорау гаять зур, безнең компанияләргә йөк һәм пассажирлар ташу өчен заманча лайнерлар кирәк», - дип искәртте Мишустин.

Төбәкләр эчендә оча торган зур булмаган модельләргә дә, еракка һәм уртача ераклыкка оча торган һава судноларына да ихтыяҗ бар, диде ул. «Кайбер нәтиҗәләр күренә инде», - дип сүзен төгәлләде РФ Хөкүмәте башлыгы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову






Заполняемость индустриальных парков Подмосковья достигла 87%

Стоматолог Ланцева: хруст в челюсти не опасен в одном случае

В Москве плановые отключения горячей воды отложили до 20 мая

В Ростовской области сильно вырос спрос на медсестер и медбратьев