Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Михаил Мишустин: Ту-214 самолетын серияләп җитештерүгә 41,8 миллиард сум бүленәчәк

0

Ту-214 самолетын серияләп җитештерүгә 41,8 миллиард сум акча бүленәчәк. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында узган утырышта шулай дип белдерде.

«Россия Президенты белән килештерелеп, кичә кабул ителгән карар турында хәбәр итәсем килә. Ул әлеге проектка Илкүләм байлык фондыннан 41,8 миллиард сум бүлеп бирүгә кагыла», - диде РФ Хөкүмәте башлыгы.

Мишустин билгеләп үткәнчә, ТУ-214 самолетын серияләп җитештерү проекты бик тә мөһим. 2025 елдан башлап елына ун очкыч эшләп чыгару бурычы тора, «әмма хәзер мондый техникага ихтыяҗ күпкә югары», дип өстәде ул.

«Бүген күргәннәрдән чыгып, Казан авиация заводы бу бурычны үти алыр дип өметләнәм», - диде РФ Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, акча бүлеп бирү турындагы карар «тизләтелгән темпта» җитештерүне технологик яктан җиһазландырырга (27,4 миллиард сумга якын), склад биналары төзергә һәм реконструкцияләргә (22,3 миллиард сум), тренажерлар сатып алырга һәм предприятиенең җитештерү куәтләренә ярдәм күрсәтергә (10 миллиард сум) мөмкинлек бирәчәк.

«Алда кирәк булган акчалар – 83 миллиард сум тирәсе, ягъни тагын 42 миллиард сумга якыны Ростех дәүләт корпорациясенең облигация займнары булырга мөмкин, аларны проектны финанслау өчен еллык 1,5 процент керем белән 15 елга якын чыгарырга була. Сездән ел саен 20 лайнер көтеп калабыз», - дип сүзен төгәлләде Мишустин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об экономических и социальных проектах в регионах Арктики и Дальнего Востока

Чем заняться в Москве на этой неделе: «Буерак», «Москва слезам не верит» и еще 11 событий

В РФ признались, что сейчас брать китайские иномарки - это себе в убыток

Трансформация M&A: эксперты обсудили изменения на российском рынке слияния и поглощения