Новосибирск өлкәсенең Йорт Акбалык авылында балалар Сабан туе булды
16 июньдә Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт Акбалык авылында балалар Сабантуе узды. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда яза.
Бәйрәмдә концерт программасы, милли уеннар, татар көрәше, токмач кисү буенча мастер-класс, татарларның борынгы кәсепләренең интерактив күргәзмәсе, тәмле пылау белән сыйлану һәм башка бик күп нәрсә оештырылган иде. Балалар барлык бәйгеләрдә һәм Сабантуй уеннарында бик теләп катнашты, бәйрәм иганәчеләре биргән призлар һәм бүләкләр отты. Иганәчеләрнең берсе – Мөбарәк Мәүлетов.
Бәйрәмне Йорт Акбалык мәктәбенең педагогик коллективы һәм авыл халкы оештырган һәм үткәргән. Табын корылган, милли сыйлар әзерләнгән, шәһәрләрдән, башка авыллардан килгән кунакларны җылы каршы алганнар.
«Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» бәйрәмгә техник тавыш көчәйткеч аппаратура тәкъдим иткән һәм концерт программасында катнашкан.
Бөтендөнья татар конгрессы «Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә Йорт Акбалык мәктәбенә бүләкләр тапшырган һәм һәркемне бәйрәм белән котлаган.
Балалар Сабан туе барлык катнашучыларга матур хисләр һәм тәэсирләр бүләк итте, диелә хәбәрдә.