Россия туриндустрия берлеге россиялеләргә Төркиягә юлламалар кыйммәтләнәчәген фаразлады
Төркиягә юлламалар Россия валютасының арзанаюы аркасында кыйммәтләнергә мөмкин. Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин RT телеканалына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
Аның сүзләренчә, республика Үзәк банкының төп ставканы 8,5тән 15 процентка кадәр күтәрү турындагы карары лираның девальвациясен туктату өчен җитәрлек түгел, ул евро һәм долларларда тур бәяләренең кимүенә китерде инде.
«Ягъни европалылар һәм валютада акча ала торган кешеләр өчен чыннан да тур һәм хезмәтләргә бәяләр билгеле бер күләмдә кимиячәк. Бездә исә Россия валютасы арзанаю сәбәпле юллама бәяләре артачак, әмма алай ук тиз түгел, чөнки ул өлешчә лираның очсызлануы белән компенсацияләнә», - дип өстәде Барзыкин.
Шуңа да карамастан, ялда акчаны янга калдырырга мөмкин – операторларда комплекслы турлар һәрвакытта да мөстәкыйль сәфәрләргә караганда 20 процентка арзанрак, дип искәртте ул.