Мишустин инженер һөнәрен Россиядә иң мөһим һәм абруйлы профессияләрнең берсе дип атады
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин инженер һөнәрен илдә иң мөһим һәм абруйлы профессияләрнең берсе дип атады. РФ Премьер-министры «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы хезмәткәрләре белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә технолог, инженер, инструментчылар – ил өчен иң мөһим белгечлекләр. Алар – үз Ватанының технологик суверенитетын һәм бәйсезлеген булдыручы кешеләр. Шуңа күрә аның иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булуында бернинди шик тә юк. Бүгенге көндә безнең инженерлар, технологлар алардан бөтен ил көткән бурычларны үти», - диде Мишустин.
Ул яшьләрне эшче һөнәрләренә җәлеп итү өчен Россиядә «Профессионалитет» дигән федераль программа гамәлгә ашырылуын искәртте. «Барлык тематикалар буенча белгечләргә заказ булсын өчен уку йортларын предприятиеләр белән берләштерергә тырышабыз. Шулай ук махсус сыйныфлар ачабыз», - дип өстәде РФ Хөкүмәте башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиянең 23 төбәгендә 130 инженер сыйныфы ачылган, аларда 3 мең мәктәп укучысы белем ала. Ел ахырына кадәр 300 шундый сыйныф ачылачак.