Казанның Тынычлык бистәсендә якутларның Ысыах бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр
Казанда 24 июньдә беренче тапкыр якут халык бәйрәме Ысыах билгеләп үтеләчәк. Программада милли ризыкларны дегустацияләү, бергәләшеп осуохай биюен башкару һәм тере музыка концерты булачак.
Ысыах – муллык һәм уңдырышлылык бәйрәме, аны Саха Республикасында билгеләп үтәләр. Чараның үзәк вакыйгасы – осуохай түгәрәк биюе, ул тормыш түгәрәген символлаштыра. Ә бәйрәмнең төп йоласы – ут һәм үләнгә кымыз сибү, бу барлык тереклекнең тууын гәүдәләндерә. Узган ел Якутиядә узган бәйрәмне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады, шуңа күрә быел Казанда да Ысыахны билгеләп үтәчәкләр.
Кунакларны Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта «Халык Сабан туе» мәйданчыгында көтәчәкләр. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Халык традицион «Алгыс» йоласы белән танышачак, хомус музыка коралының яңгырашын ишетәчәк, якут ризыкларын татып караячак һәм осуохай бию хәрәкәтләрен өйрәнәчәк. Шулай ук казанлылар өчен өстәл халык уеннары һәм милли спорт биюләре белән балалар программасы оештырыла, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнарының матбугат хезмәте.