Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Татарстан Дәүләт Советы депутаты: «Бу – ил һәм халкыбыз мәнфәгатьләренә хыянәт»

0

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев «Татар-информ»га илдәге хәлгә карашы турында сөйләде.

«Россиялеләрнең бердәмлеге бик кирәк булган вакытта бу хәл – ил һәм халкыбыз мәнфәгатьләренә чын хыянәт. Президент нәкъ менә шушы сүзне үзенең мөрәҗәгатендә очраклы кулланмады», – дип билгеләп үтте ул.

Депутат сүзләренчә, кораллы фетнә – дәүләткә каршы иң куркыныч җинаять. Анда кем генә катнашмасын, ул иң кырыс җаваплылыкка тартылырга тиеш. Фетнәдә катнашучылар, чынлыкта, безнең дошман файдасына эшли, безнең Кораллы көчләрне көчсезләндерәләр һәм аларны бер-берсе белән кара-каршы очраштылар, дип билгеләп үтте депутат.

Игорь Бикеев фикеренчә, «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе белән хәл моңа кадәр һәлак булганнарга да, шул исәптән «вагнеровчыларга» карата да, коточкыч һәм җавапсызлык мөнәсәбәте. Хәзерге вакытта үз канын түгеп көрәшүчеләргә, хәрбиләр өчен яки гуманитар ярдәм өчен нәрсәдер җыеп, соңгысын биргән кешеләргә дә.

«Хәрби хезмәтнең аеруча җаваплы булуын аңларга кирәк: боерык үтәлергә тиеш. Әгәр армия командирны бәреп төшерсә һәм һөҗүмгә барырга яки бармаска хәл итеп, тавыш бирә башлый икән, ул нәтиҗәле була алмый һәм һичшиксез җиңеләчәк. Мин фетнәчеләргә коралларын куярга һәм РФ Югары Главнокомандующиеның боерыгына буйсынырга тәкъдим итәм. Бәлки, аларның кайсыдыр башта аны нәрсәгә җәлеп итүләрен аңламагандыр. Акылга килегез, бөтенебезгә бергә булырга кирәк. Ил горурланган данлыклы һәм батыр «вагнеровчылар»ның хәзер үз гамәлләре белән дошманнарыбызга ярдәм итүе бик авыр, хәтта фаҗигале», – дип уртаклашты депутат.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова официально аккредитовала на турнир в Риме двух своих собак






Аналитик Бакланова рассказала о культурах, которым не страшны заморозки

Историческая реконструкция боев прошла в Дмитровском округе

Три группы выступят на отборочном концерте фестиваля «Добрый рок» в Твери

Домодедовские спортсменки завоевали золото и серебро Чемпионата Европы по боксу