Путин таңнан төнгә кадәр махсус операция мәсьәләләре белән шөгыльләнүен белдерде
Дәүләт башлыгы махсус хәрби операция барышында эшләрнең торышын контрольдә тотуын билгеләп үтте.
Россия Президенты Владимир Путин махсус операция барышында эшләрнең торышын тәүлек әйләнәсе контрольдә тотуын белдерде. Дәүләт башлыгы бу хакта “Россия-1” телеканалының “Мәскәү. Кремль. Путин” программасына 21 июнь көнне яздырылган интервьюсында сөйләде, дип яза “ТАСС”.
Журналист Павел Зарубинның, аның махсус хәрби операция барышына күпме вакыт бирүе турындагы сорауга, ул: “Әлбәттә, беренче чиратта игътибар бирәм", — дип җавап бирде. "Көн шуның белән башлана һәм шуның белән тәмамлана", — дип ассызыклады Путин.
Мөһим сораулар буенча, мәсәлән, төнге сәгать 3тә доклад алу мөмкинлеге турындагы сорауга җавап итеп, президент "соңгы вакытта шактый соң ятам", — дип уртаклашты.
"Әлбәттә, мин һәрвакыт элемтәдә булырга тиеш. Һәм шулай була да. Һәрвакыт, минем белән элемтә һәрвакыт. Янымда гына”, — дип нәтиҗә ясады ул.