Болгар ислам академиясе 2023-2024 уку елына абитуриентлар җыя
Болгар ислам академиясе 2023-2024 уку елына магистратура һәм докторантура программалары өчен абитуриентлар җыя. Документлар 2023 елның 19 июненнән 4 августына кадәр кабул ителә, дип белдерә Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте.
Академия дөньяда әйдәп баручы ислам университетлары программалары нигезендә эшләнгән магистратура һәм докторантура программаларын, шулай ук, "Ислам теологиясе контекстында дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре" профиле буенча теологиядән магистратура программасын тәкъдим итә. Укуны тәмамлаган студентлар дәүләт үрнәгендәге дипломга ия булачак.
Студентлар өчен барлык уңайлыклары булган шәхси бүлмәләрдә яшәү, 3 тапкыр түләүсез туклану шартлары тудырылган. Уку барышында чит илләрнең әйдәп баручы ислам югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү үзәкләрендә стажировка үтү мөмкинлеге бар. Фәннәрне үзебезнең әйдәп баручы мөгаллимнәр һәм чит ил укытучылары укыта. Студентларга айлык стипендия каралган. Укуны тәмалаучыларны эшкә урнаштыру гарантияләнә, дип белдерә Болгар ислам академиясе.