Татарстан халкын бу атнада өстәмә ял көтә
Татарстанда чәршәмбе көне, 28 июнь, Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне дип игълан ителде. Казан мэры Илсур Метшин бу көнне транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләренә мөмкин кадәр игътибарлы булырга кушты.
«Хөрмәтле коллегалар, район хакимиятләре башлыклары, төрле яшьтәге дин тотучылар бәйрәм намазларында катнаша алсын өчен транспорт белән тәэмин итүнең барлык мәсьәләләрен мөмкин кадәр игътибар белән карап чыгуыгызны сорыйм», — дип йөкләде шәһәр башлыгы.
Казан мәчетләрендә Корбан бәйрәме 2.30 сәгатьтә Коръән укудан башлана. Транспорт бер сәгать алдан - 1.30 сәгатьтә йөри башлаячак. Казанда яшәүчеләрнең мәчетләргә барып җитү мөмкинлеге булачак.
Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу башлана, ул 28, 29, 30 июньдә - өч көн дәвам итәчәк. Аның өчен Татарстан башкаласында 17 мәйданчык билгеләнде.