Татарстанда 26 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә
Иртәгә, 27 июньдә, Татарстан территориясендә явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төньяк-көнбатыштан көчәючән җил фаразлана, урыны белән ул секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 5-10 градус көтелә, көндез 21-26 градуска кадәр җылытачак.