Мисырда 14 катлы йорт җимерелгән
Мисырда 14 катлы йорт җимерелгән, ким дигәндә бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТАСС.
Гадәттән тыш хәл илнең төньягындагы Александрия провинциясендә була.
Агентлык мәгълүматлары буенча, коткаручылар шунда ук килеп җиткән. Хәзер алар йорт җимерелгәндә өйдә булып, хәрабәләр астында ятарга мөмкин кешеләрне эзлиләр.
Бина тулысынча диярлек җимерелгән, янәшәдә куелган автомобильләргә зыян килгән.
Җимерекләр астында бу йортта яшәүчеләр генә түгел, ә беренче катта урнашкан супермаркетка килгән кешеләр дә булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.