Дмитрий Песков: Бүген кич Владимир Путин берничә белдерү белән чыгыш ясаячак
Бүген кич Россия Президенты Владимир Путин берничә белдерү белән чыгыш ясаячак. Бу турыда Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Бу кичтә Владимир Путинның Кремльдән белдерүләр белән чыгышы көтелә», диелә хәбәрдә.