Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Миңнеханов: Татарстанның Көнчыгыш Азәрбәйҗан белән мөнәсәбәтләренең күптәнге тарихы бар

0
Миңнеханов: Татарстанның Көнчыгыш Азәрбәйҗан белән мөнәсәбәтләренең күптәнге тарихы бар

Татарстанның Көнчыгыш Азәрбәйҗан белән мөнәсәбәтләренең күптәнге тарихы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Көнчыгыш Азәрбәйҗан Провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Абедин Разави Хөррам белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Губернаторга узган елның сентябрендә Татарстан делегациясенең Көнчыгыш Азәрбәйҗанга визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Бу минем сезнең провинциягә өченче визитым иде. Без сезнең уңышларыгызга һәм үсешегезгә шатланабыз», - диде республика Рәисе. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. «Безнең илләр - иң кискен халыкара проблемаларны хәл итүдә яхшы күршеләр һәм партнерлар. Хәзерге шартларда дәүләтләребезнең хезмәттәшлеге аеруча кыйммәтле һәм актуальлек ала», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең зур потенциалына басым ясады. «Безнең сәнәгать линиясе буенча элемтәләргә килгәндә, монда «КАМАЗ» компаниясенең тәҗрибәсе зур. Бу Татарстанның башка предприятиеләре өчен үрнәк булырга тиеш», - дип ассызыклады ул.

Республика Рәисе әйтүенчә, Татарстан - машина төзелеше төбәге. «Без автомобильләр, вертолетлар җитештерәбез, суднолар төзибез. Татарстан - нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар җитештерү үзәге. Бездә агросәнәгать комплексы үсеш алган», - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов фәнни-мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте.

Көнчыгыш Азәрбәйҗан провинциясе Губернаторы республика җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән хезмәттәшлек актив үсеш ала, ә үзара визитлар ике яклы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме






Рейс Москва – Гуанчжоу вынужденно сел в Иркутске из-за неисправности

Самолет Москва – Гуанчжоу вынужденно сел в Иркутске

Дзюба пропустит матч с «Оренбургом» из-за болезни

Бывшая жена замминистра Иванова решила продать принадлежавший ему внедорожник