Татарстан хуҗалык чыгымнарын компенсацияләү өчен 2,9 млрд сумга якын акча алачак
Россия Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарына түләү өчен гражданнарга социаль ярдәм чараларына өстәмә финанслау бүлеп бирде. Шулай итеп, төбәкләр быел үзгәрешләрне исәпкә алып 105 млрд сумнан артык акча алачак, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты күрсәтмәсендә.
Татарстанлыларга түләү өчен бюджетта 2,89 млрд сум акча каралган. Ташламаларга радиация тәэсиреннән һәм техноген катастрофалардан зыян күргән инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары дәгъва итә алачак.
«Мондый гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентына кадәр компенсация бирелә. Төбәкләрнең бу максатларга чыгымнары федераль бюджет хисабына каплана», - дип билгеләп үтелә аңлатма язуында.